МИНЕМ ГАЛӘМ - МИНЕМ ГАИЛӘМ
Лайфстайл
Загружаем канал…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Лайфстайл
В школах Казани прозвенел последний звонок 🔔 В этом году со школой прощаются более 16 тысяч девятиклассников и почти 7 тысяч выпускников 11 классов. Впереди — экзамены, новые цели, выбор профессии и следующий жизненный этап. А сегодня — слова благодарности учителям, объятия с одноклассниками и воспоминания о школьных годах. Собрали в одном видео атмосферу последних звонков в школах города✨
Баскетбол буенча мастер- класс 🏀 Кичә безнең гимназиядә чын баскетбол бәйрәме булды! Дмитрий Кулагин исемендәге Баскетбол Академиясе ачык дәресе кысаларында укучылар күңелле эстафеталарда актив катнаштылар, Валентин Сергеевич Юрчик һәм Максим Александрович Будко белән 1х1 уенында көч сынаштылар. 💪🔥 Эмоцияләр ташып торды! Балалар бәйгеләрдә үзләрен чын спортчылар итеп күрсәтте. Чара ахырында һәр катнашучыны Академиядән татлы күчтәнәчләр дә көтте 🎁 Рәхмәт барыгызга — энергия, спорт рухы һәм күтәренке кәеф өчен! 🫶🏻 Яңа очрашуларга кадәр! ✨
Россия "Кызыл Хач" оешмасы инструкторыннан осталык дәресе⛑️ Бүген гимназиябездә Россия «Кызыл Хач» инструкторы 7-8 сыйныф укучылары өчен мастер-класс үткәрде. Чара беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәр туплау максатыннан оештырылды. Инструктор укучыларга беренче ярдәм итүнең төп ысулларын, йөрәк-үпкә реанимациясе алымнарын, кан саву һәм яраларны эшкәртү ысулларын күрсәтте. Мастер-класста катнашучы укучыларыбыз теоретик өлешне тыңлап кына калмыйча, практикада да күнекмәләр эшләде. Мондый чаралар балаларыбыз арасында куркынычсызлыкка карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә💯
2025-2026 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы линейкалар✨ 22 нче май көнне гимназиядә уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар үткәрелде. Линейкалар барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, гимназия тормышында актив катнашкан укучыларыбыз бүләкләнделәр👏 💬Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна җәйге каникул вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде: ✅ юлда велосипед, шәхси мобильлек чараларында йөргәндә, тимер юл транспорты объектларында игътибарлы булырга; ✅ бары тик рөхсәт ителгән, махсус җиһазландырылган сулыкларда гына су коенырга; ✅ ут, шырпы белән сак булырга; ✅ социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, шикле сылтамаларга басмаска; ✅ шәхси мәгълүматны хәбәр итмәскә, чит кешәләргә акча күчермәскә. Барлык кагыйдәл…
Читать целиком2025-2026 нчы уку елы гимназиябез өчен бик уңышлы булды!🧡 Фән олимпиадалары, төрле иҗади бәйгеләр һәм конференцияләрдә катнашкан нәтиҗәләребез сөендерерлек! Барлык укучыларга, укытучыларга һәм әти- әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез! Укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләп калабыз!😊
Бүген безнең гимназиядә 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады 🔔🎓 Шатлыклы да , сагышлы да. Артта — 11 еллык мәктәп тормышы, алда — җитди имтиханнар 📚✍️ Сезгә көч, сабырлык, уңышлар телибез! 💪🤲 Ышанабыз: сез барысын да булдырачаксыз. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, хыялларыгызга ирешегез!✨ Онытмагыз: сез — иң яхшылар! ❤️🏆
Бер күрешү - үзе бер гомер!💛 Бүген гимназиядә Халыкара өлкәннәр һәм якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды💐 Бәйрәмгә күп еллар гимназиябездә эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучылар, хезмәткәрләр чакырылды. Укытучыларга һәм өлкәннәребезгә укучыларыбыз үзләренең талантларын күрсәттеләр🪗🎼🎤 Һәр чыгыш кайнар алкышларга күмелде!👏 Концерттан соң очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
🗓1 нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге көн уңаеннан гимназиядә матур чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 🍂 Укучылар белән кинолекторий уздырылды, кадерле әби- бабайларыбызга открыткалар ясалды һәм хатлар язылды. 🍂 Күп еллар гимназиябездә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезгә багышлап бәйрәм концерты оештырылды. Кадерле әби- бабайларыбыз, гомерләренең "көмеш" чорына кергән апа- абыйларыбыз бәйрәм көнне генә түгел, ә һәрвакыт игътибарга һәм яратуга мохтаҗ. Алар- безнең тормышны бизәүчеләр. Барлык өлкәннәребезгә сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы теләп калабыз!🧡 Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Росси…
Читать целикомГорурланабыз!🧡 Бүген Казан шәһәренең 35 нче лицеенда Әтиләр көненә, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган спорт ярышы булып узды. Ярышта гимназиябезнең данын әтиле- уллы Шарафутдиновлар гаиләсе яклады💪 Алар барлык этапларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр🏆 💬"Югары күрсәткечләре, гимназиябез данын яклаганнары өчен Шарафутдиновлар гаиләсенә, җанатарларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Россий…
Читать целиком