МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Образование · 26 апреля 2026 г.
25 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә татар телендә республикакүләм комплекслы "Ябалак-2026"
25 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә татар телендә республикакүләм комплекслы "Ябалак-2026" фән олимпиадасы узды. 15 районнан 300дән артык укучы катнашты. Безнең район укучыларының да нәтиҗәләре сөендерә. Татар теленнән җиңүчеләр: - Әтәс мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Камалетдинова Зилә (укытучысы: Галиева Л.И.), -1нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Миннахметов Нияз (укытучысы: Шәкүрова Ф.Т.). Татар теленнән призерлар: Гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныф укучылары: -Сәлахова Мәрьям (укытучысы Валиева Л. Г.), -Гарипов Ильяс (укытучысы Хаҗиева М.Р.), -Шакирова Ильзия(укытучысы Ахунова И. Э.), -Измайлова Эльвира (укытучысы Мусина А. Х.), -1нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Амирянов Әмин (укытучысы Шәкүрова Ф.Т.); - Математика фәненнән призер: 2нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Зиннурова Аделина (укытучысы Хуҗина Р.Ф.). Укучыларны һәм аларны эзерләгән укытучыларны котлыйбыз!