МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Образование · 26 апреля 2026 г.
"Класс!" дип исемләнгән 8-11 класслар өчен рус телендә хикәяләр язу Бөтенрәсәй әдәби бә...
"Класс!" дип исемләнгән 8-11 класслар өчен рус телендә хикәяләр язу Бөтенрәсәй әдәби бәйгесе төрле милләттәге укучыларның тел байлыгын тикшерү максатыннан оештырылды. 13 мең катнашучы көч сынашып, региональ этапта 2500 хикәя сайлап алынды. Рәсәй регионнарыннан 135 җиңүче, СНГ илләреннән 5 халыкара җиңүче билгеләнде. Республика этабын үтеп, региональ этапка финалга чыккан 50 конкурсант арасында Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Салахова Таңсылу Мәскәү шәһәренә чакыру алды. Җитәкчесе Сафиуллина Лилия Хәмзә кызын, мәктәп директоры Салахов Рамил Җәмигънур улын зур җиңүләре бн котлыйбыз! Таңсылуга унышлар телибез!