Перейти к содержимому
Максиметер

Актанышта «Җиңү диктанты» узды

Актанышта «Җиңү диктанты» узды Актаныш технология техникумында халыкара «Җиңү диктанты» акциясе оештырылды. Чарада студентлар, укытучылар, ата-аналар һәм кунаклар катнашып, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен сынады. Диктант башланыр алдыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә аллеяда чәчәкләр салынды. Район башлыгы Ленар Зарипов та чарада катнашты. Техникум укытучылары һәм студентлары акциядә ел саен актив катнаша. Быел да кунаклар арасында Әфган, Чечня сугышлары һәм махсус хәрби операция ветераннары булды. Сораулар төрле дәрәҗәдә әзерләнгән: маршал Георгий Жуковка багышланган биремнәр дә урын алган. Катнашучылар алдан әзерлек белән килгән. «Җиңү диктанты» районның башка мәктәпләрендә дә узды, анда да укучылар һәм укытучылар актив булды.

1 078 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

241 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.