Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 13 июня 2026 г.
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Табигать көне" узды. Балалар табигатькә ... — 13 июня 2026 г. в 19:21:33.512
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Табигать көне" узды. Балалар табигатькә экскурсиягә чыктылар. Әйләнә- тирәбезне чиста тоту, табигатьне саклау турында әңгәмә узды. Кайбер яңа төр үсемлекләр белән таныштылар, файдалы һәм агулы булган үсемлекләрне аерырга өйрәнделәр. Шулай ук экскурсия вакытында "Китаплы пикник" акциясендә дә катнашып алдылар. Соңыннан хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Бүгенге көнебез бик күңелле һәм файдалы булды!

