Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 4 июня 2026 г.
Бүген "Әкият " ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Театр көне" узды. Балаларыбыз үзләре те... — 4 июня 2026 г. в 19:13:31.769
Бүген "Әкият " ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Театр көне" узды. Балаларыбыз үзләре театр артистлары вазыйфасын башкардылар. Һәр отряд спектакль тәкъдим итте. Шулай ук экраннан күрсәтелгән Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" тамашасы балаларга бик ошады. Көнебезнең икенче яртысы күңелле уеннар белән дәвам итте. Өйләргә таралыр алдыннан " Туган ягым" рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды. Көнебез бик кызыклы, мавыктыргыч булды.

