Муниципальное бюджетное учреждение культуры "Агрызская централизованная библиотечная система"
Образование · 26 июня 2026 г.
#АгрызскаяЦБС — 26 июня 2026 г. в 03:12:49.376
#АгрызскаяЦБС #Салаушскаясельскаябиблиотека #Акция #Язмышыңаүзеңаякчалма Хәзерге вакытта киң таралган заман чире булып, наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлап , белеп үсәргә тиеш. Балаларга психик һәм физик яктан сәламәтлекләрен саклап , яклап үсү өчен, беренче чиратта мәктәп, гаилә, җәмгыть тора. Алар өчен күргәзмәләр куелырга, кинолар күрсәтелергә, әңгәмәләр булдырырга, лекцияләр укылырга, акцияләр уздырылырга тиеш. 26 июнь -наркотикларга каршы көрәш көне. Шул уңайдан, авыл халкына, яшүсмерләргә "Язмышыңа үзең аяк чалма" исемле акция уздырдык. Сәламәтлек -зур байлык. Аны саклыйк, яклыйк, яман , начар гадәтләрдән ерак булыйк дип, аңлату эшләре алып бардык, буклетлар тараттык.

