#тәмлетамак — 3 июня 2026 г. в 11:03:16.378
#тәмлетамак Тәмле һәм җиңел кабымлык рецепты Кунаклар килгәндә дә, бәйрәм табыны өчен дә бик яхшы вариант – горбуша балыгы белән тутырылган йомырка. Кирәк булачак: • 5 пешкән йомырка • 150 г тозлы горбуша балыгы (сөяксез) • майонез • яшел тәмләткечләр Әзерләү тәртибе: Йомыркаларны буйга урталай бүлегез һәм сарыларын алыгыз. Сарыларны изеп, чәнечке белән вакланган балык һәм туралган яшеллек белән кушыгыз. Майонез өстәп, массаны яхшылап болгатыгыз. Әзер эчлекне йомырка аклары эченә тутырыгыз. Өстен яшел тәмләткечләр белән бизәп, табынга чыгарыгыз. Тәмле булсын! Фото – ясалма фәһем.

