14 сентябрь — Крем эчлекле кабартма көне! — 14 сентября 2026 г. в 12:30:02.784
14 сентябрь — Крем эчлекле кабартма көне! Кыздырылган йомшак камыр, ә эчендә — нәфис, татлы крем… Тәмле генә түгел, кәефне дә күтәрә торган десерт! Менә гади рецепт: Крем эчлекле кабартма Камыр өчен: 250 мл җылы сөт 1 йомырка 50 г шикәр комы 🧈 50 г атланмай 7 г коры чүпрә 450–500 г он бер чеметем тоз Крем өчен: 250 мл сөт 1 йомырка сарысы 60 г шикәр комы 20 г он ваниль Әзерләү: камырны басып, 1 сәгать җылы урында тотарга. Җәеп, түгәрәкләр кисәргә һәм тагын 20 минут кабартырга. Кабартмаларны майда ике яктан да алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Крем өчен сөтне җылытып, калган ингредиентлар белән куерганчы пешерергә һәм суытырга. Кремны кондитер капчыгы ярдәмендә кабартманың эченә тутырырга. Өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин. Сезгә кайсысы күбрәк ошый: кремлы кабартмамы, джемлысымы, әллә гап-гади кабартмамы? Фото – ясалма фәһем. #тәмлетамак #аш_су

