Районыбызның 10 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылары Казан югары танк команда училищесы по... — 2 июня 2026 г. в 13:51:42.891
Районыбызның 10 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылары Казан югары танк команда училищесы полигонында үткәрелгән уку-өйрәтү атышларында катнаштылар. Укучыларны мәктәпләрдә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәнен укытучы мөгаллимнәр озатып йөрде. "Атышлар патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында үткәрелә. Шул ук вакытта бу чара яшьләрне җаваплы, әхлаклы, рухи яктан бай һәм Ватанын яратучы шәхесләр итеп тәрбияләүгә дә хезмәт итә", - диләр район мәгариф идарәсеннән. Фото - Михайловка урта мәктәбеннән. #Мөслим_мәгарифе

