Бүген Мөслим лицее коллективы Сабантуйга бүләк җыюда катнашты. — 3 июня 2026 г. в 21:14:27.403
Бүген Мөслим лицее коллективы Сабантуйга бүләк җыюда катнашты. "Бүләк җыю йоласы халык тарафыннан яратып кабул ителә. Һәркем яхшыдан-яхшы бүләкләр әзерләп куйган. Район башлыгы Альберт Робертович та бүләкләр белән каршы алды. Урамга чәй өстәле әзерләп, бүләк җыючыларны сыйлаучы гаиләләр дә булды. Катнашкан укучыларга, "Мизгел" бию төркеменә бик зур рәхмәт! Сабантуйлар гөрләп үтсен!" - дип язалар Мөслим лиценнан. Фотолар - Мөслим лиценнан. #Сабантуй2026

