1982 ел, "Авыл утлары" газетасыннан. — 5 июня 2026 г. в 14:20:03.726
1982 ел, "Авыл утлары" газетасыннан. Абсолют батыр кем булыр? Жирәбә М.Вәлиев белән Ә.Габдуллин һәм И.Закиров белән Р.Сәхипгәрәевны туры китерде. Беренче очрашу күпкә бармады: Мөнәвир чиста җиңүгә иреште. Икенчесе, озак алышудан соң, Илдус файдасына төгәлләнде. Ниһаять, хәлиткеч очрашу. башта көрәш тигез барды. Аннары М.Вәливнең өстенлеге сизелә башлады: алдагы очрашуда күп көч сарыф иткән И.Закиров көндәшенә очколар бирергә мәҗбүр булды. Ихтимал, бу минутларда күпләр көрәшчеләрнең һәр хәрәкәтен үзендә кичергәндер, тойгандыр. һәм күптән түземсезлек белән көтелгән мизгел: М.Вәлиев көндәшен аркасына сала. Ул - абсолют батыр! Аны һавага чөяләр. Төп бүләк - тәкә батырның иңенә салына. Алмаз Хәйруллин. Фотода - Сабантуйның (1982) абсолют батыры Мөнәвир Вәлиев (рәсемдә уңда). Фото ясалма фәһем ярдәмендә торгызылды. #сабантуй #үткәннән_бер_мизгел

