Быел мул уңыш алу өчен зур көч куелган, эш технологияләргә нигезләнеп башкарылган. Әлбә... — 5 июня 2026 г. в 13:41:07.442
Быел мул уңыш алу өчен зур көч куелган, эш технологияләргә нигезләнеп башкарылган. Әлбәттә, май ае дәвамында яумаган яңгырлар урыны белән үзен сиздерә. Бүген авыл хуҗалыгы формированиеләрендә пар җирләре белән эшләү дөрес юнәлеш алган. Болар – пар җирләрен калдыру, аларга көзге культуралар чәчү. Әлеге алымның уңышлы булуы уҗым басуларында яхшы күренә. Пар җирләре белән эшләү киләсе елларда тагын да киңрәк таралыр, фермер хуҗалыкларында да киң яклау табар, дип өмет итәм. Бу алым ныклы һәм тотрыклы уңыш алуга нигез булып тора. Хуҗалыклар техник культуралар үстерүгә дә зур игътибар бирә. Техник культуралар финанс-икътисадый мөмкинлекләрне үстерүгә ярдәм итә. Бу юнәлештә дә авыл хуҗалыгы формированиеләре нәтиҗәле һәм фәнни нигездә эшли башлады. Игенчелек өлкәсендә эшләүче һәр җитәкчегә, белгечкә, механизаторларга рәхмәтемне җиткерәм, хезмәтләренең нәтиҗәсен күрергә насыйп булсын! Районыбыз кырларында зур чыгымнар хисабына яхшы тәрбия биреп үстерелгән барлык культуралар да мул уңыш бирсен һәм көзен аларны югалтуларсыз җыеп алырга язсын! Ильяс Зиннуров, Мөслим районының мактаулы гражданины. #авыл_хуҗалыгы

