Мөслим районының 2022–2026 елларга исәпләнгән «Сәламәтлек бишьеллыгы» муниципаль програ... — 3 июня 2026 г. в 14:13:45.399
Мөслим районының 2022–2026 елларга исәпләнгән «Сәламәтлек бишьеллыгы» муниципаль программасы кысаларында 1 июнь көнне ГТО тест үзәге тарафыннан Балаларны яклау көненә багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үткәрелде. Ярышларда 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге 100гә якын яшь спортчы катнашты. Катнашучылар түбәндәге нормативларны үтәде: – ике аяк белән этелеп урыннан озынлыкка сикерү; – яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту; – алга иелү. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар Мөслим районы ГТО администраторы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. Фото - "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексыннан

