Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Урман иле" ял лагеренда чираттагы мастер-... — 24 июля 2026 г. в 15:00:05.169
Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Урман иле" ял лагеренда чираттагы мастер-классларын күрсәтте. Әлеге чара гадәти түгел иде. Музей хезмәткәрләре балалар белән эшләсә, райондашыбыз Гөлүсә Мостафина вожатыйларга Большеножка курчаклары ясау серләрен төшендерде. Балалар үзләренә иптәш, дус итеп ясаган курчакларны матур күлмәкләр, муенсалар, алкалар белән бизәде. Чарадан һәркем канәгать калды. Гөлназ Җәлилова фотолары. #УрманИле #мәдәният

