Тормыш — иң кадерле бүләк — 3 сентября 2026 г. в 11:00:04.716
Тормыш — иң кадерле бүләк Бүген районыбыз мәктәпләрендә Террорга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан «Тормыш тамчысы» акциясе узды. Акциягә барлык мәгариф учреждениеләре дә кушылды. Бу дата 2005 елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалардан соң гамәлгә кертелде. 2004 елның 1–3 сентябрендә кораллы кешеләр Бесландагы 1нче мәктәпне басып алып, анда 1100дән артык кешене әсирлектә тотты. Фаҗига нәтиҗәсендә күпсанлы балалар һәм өлкәннәрнең гомере өзелде. Бу көнне террорчылык актлары корбаннары, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләре искә алына. «Тормыш тамчысы» акциясе — корбаннарны искә алу, тынычлыкның һәм кеше гомеренең кадерен аңлау символы. Һәр тамчы — яшәүгә, тыныч киләчәккә һәм куркынычсыз дөньяга өмет. Балалар һәм педагоглар бергәләп терроризмга һәм көч куллануга каршы булуларын белдереп, тынычлыкның һәркем өчен иң зур кыйммәтләрнең берсе икәнен искәрттеләр. Тынычлыкны саклау — һәрберебезнең уртак бурычы. Кеше гомерен кадерлик, бер-беребезгә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булыйк. Фотолар – район мәгариф учреждениеләреннән. #календарьда_дата #Мөслим_мәгарифе

