Мошенниклар сөйләшүне еш кына «сер» итеп калдырырга тырыша — 3 сентября 2026 г. в 10:00:05.732
Мошенниклар сөйләшүне еш кына «сер» итеп калдырырга тырыша Алар шалтырату яки язышу турында беркемгә дә сөйләмәскә, якыннарыгыз белән киңәшләшмәскә, банкка яки полициягә мөрәҗәгать итмәскә үгетләргә мөмкин. «Бу – конфиденциаль», «Бу тикшерүгә зыян китерергә мөмкин» яки «Әлегә беркемгә дә әйтергә ярамый» дип ышандырырга тырышалар. «Беркемгә дә сөйләмәгез» дигән сүз – мошенниклыкның ачык билгесе. Мондый үтенеч ишетсәгез, сөйләшүне шунда ук өзегез. Акча күчермәгез, бернинди кодларны да әйтмәгез һәм күрсәтмәләрне үтәмәгез. Әгәр шикләнәсез икән, оешмага үзегез рәсми сайтта яки документларда күрсәтелгән номер буенча шалтыратыгыз. Истә тотыгыз: мошенниклар сезне якыннарыгыздан һәм ярдәм күрсәтүче оешмалардан аерырга тырыша. Фото - "Татар-информ" #иминлек

