Сырны ничек озаграк сакларга? — 3 сентября 2026 г. в 10:32:56.033
Сырны ничек озаграк сакларга? Сырның тәмен һәм сыйфатын озаграк саклау өчен аны дөрес итеп төрү һәм саклау мөһим. Берничә гади киңәшне истә тотыгыз Саклану вакыты: Каты сыр — ачканнан соң 2–4 атна; Ярымкаты сыр — якынча 1–2 атна; Йомшак сыр — 3–7 көн. Нарезканы озак сакламагыз. Киселгән сыр сыйфатын тизрәк югалта, шуңа күрә аны берничә көн эчендә ашап бетерү яхшы. Азык-төлек пленкасына төрмәгез. Аның эчендә дым җыела, нәтиҗәдә сыр ябышкакка әйләнә һәм тизрәк бозыла. Пергамент яки пешерү кәгазе кулланыгыз. Сырны шуңа төреп, контейнерга яки тыгыз булмаган пакетка салыгыз. Бу артык дымлылыкны киметә һәм сырның кибеп китүенә юл куймый. Күгәрек барлыкка килсә: Каты сырда күгәрекле урынны 1–2 см запас белән кисеп алырга мөмкин. Ә йомшак сырда күгәрек күренсә, аны куллану киңәш ителми — ташлау яхшырак. Игътибар! Сыр ябышкакка әйләнсә, кискен үзенчәлекле ис барлыкка килсә яки тәме үзгәрсә, аны ашамагыз. Дөрес сакланган сыр — тәмле дә, файдалы да! Киңәшләребез ошаса, югалтмас өчен, үзегезгә саклап куегыз. Фото – ясалма фәһем. #файдалы_киңәшләр

