#синең_улларың_Мөслим!
#синең_улларың_Мөслим! Бар күңеле белән авылга береккән, туган авылыннан башка җирне кабул итмәгән кешеләр бар. Мәктәп бусагасыннан ук туган авылы кырларында эшләп, 39 ел тракторда хезмәт куючы Дамир Гардисламов та шундыйлардан. “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы ул. “Тормыш юлын яңадан башларга туры килсә дә, барыбер шушы һөнәрне сайлар идем”, – ди Дамир абый 39 ел тракторда эшләгән Дамир Гардисламовның тормыш кагыйдәләре Каенсаз авылында дөньяга килгән Дамир 6 сыйныфта укыганда ук колхозга эшкә килә. – Әти-әниләр безне тик тотмады, җәйге каникулда һәр бала кайда да булса эшләде. 6 сыйныфны тәмамлагач, әти: “Анда комбайнчы ярдәмчеләре кирәк, эшләп кара”, – дип, үзе белән эшкә алып китте. Ул елны урып-җыю дәвамында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 9 сыйныфка кадәр һәр елны җәйге каникулны басуда үткәрдем. 9 классны тәмамлагач, үзем комбайн иярләдем. Болар барысы да тракторчы-машинист һөнәрен сайларга этәргеч булгандыр, дип уйлыйм: Мөслим һөнәр училищесына укырга кердем. Укыган чорда да каникулларда эшләдем. 2 курсны тәмамлаган елны, үзем трактор иярләп, чәчүгә чыктым, – дип искә ала яшьлек елларын Дамир абый. Диплом алгач, туган авылына – “Авангард” колхозына эшкә кайта егет. Колхоз җитәкчелеге аны колач җәеп каршы ала. – Эшкә кайткан елны ук комбайн бирделәр, басудан кайтып кермәдем. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, тракторга утыра идем. Эшсез торырга туры килмәде. 2 ел хәрби хезмәттә булдым. Армиядән кайту белән колхоз җитәкчелеге эшкә чакырды. Өр-яңа “Нива” комбайны бирделәр. Гомерем буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйдым. Бер генә тапкыр да: “Нигә бу һөнәрне сайладым? Ник авылда калдым микән?” – дигән уй тумады. Без бит – авыл балалары, җир кешеләре. Кендек каны тамган җиргә басып йөрүдән дә олы бәхет юктыр ул, – ди чәчләренә чал йөгергән Дамир Гардисламов. Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 9 октябрь саныннан укыгыз. Фото – Д. Гардисламовның шәхси архивыннан.