Мөслим лицееның беренче сыйныф укучысы республика бәйгесендә җиңү яулады!
Мөслим лицееның беренче сыйныф укучысы республика бәйгесендә җиңү яулады! Мөслим районының беренче сыйныф укучылары «ГТО белән 1 нче сыйныфка» республикакүләм онлайн акциясендә актив катнаштылар. Бәйге шартлары буенча катнашучылар ГТО комплексының өч нормативын үтәгән видеоролик төшерергә тиеш иде: 30 метрга йөгерү; Аркада яткан килеш гәүдәне 1 минут эчендә күтәрү; Урыннан озынлыкка сикерү. Мөслим лицееның 1 «Б» сыйныфы укучысы Сәет Сәетгалиев республикакүләм онлайн бәйге җиңүчесе булды! Яшь спортчы Татарстан Республикасы ГТО иҗтимагый оешмасының махсус бүләге белән бүләкләнде. Сәетне җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да спортта зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез! Фото – ГТОның Мөслим бүлегеннән. #Мөслим_спорты