15 мең китап, борынгы кулъязмалар һәм балачак хыялы... Мөслим мәктәбенең үзенчәлекле ки...
15 мең китап, борынгы кулъязмалар һәм балачак хыялы... Мөслим мәктәбенең үзенчәлекле китапханәсе нинди серләр саклый? Биредә гарәп хәрефләре белән басылган борынгы китаплар да, совет чоры парталары да, заманча технологияләр дә бар. Ә шушы гаҗәеп дөньяның хуҗасы Айгөл Миргалимова балачакта ук китапханәче булырга хыялланган! Ни өчен башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә ашкынып йөрсә, өлкәнрәкләр китаптан ерагая? Бүгенге балалар нинди әсәрләр укырга ярата? Смартфоннар заманында китапның киләчәге бармы? 12 ел гомерен балаларны китап белән дуслаштыруга багышлаган Айгөл Миргалимова белән әңгәмәдә шушы һәм башка кызыклы сорауларга җавап эзләдек. Мәктәп китапханәсенең без белмәгән яклары турында укыгыз! vk.ru/@musluminform-kitapka-mhbbt-uyatuchy Ә сез мәктәп китапханәсеннән алып укыган беренче китабыгызны хәтерлисезме? Фото – А.Миргалимованың шәхси архивыннан. #календарьда_дата