ӘНИЕҢ ТУРЫНДА ЯЗ ҺӘМ БҮЛӘК ОТ!
ӘНИЕҢ ТУРЫНДА ЯЗ ҺӘМ БҮЛӘК ОТ! Дөньяда иң кадерле кеше кем ул? Әлбәттә, ӘНИ! Аның җылы кочагы, назлы карашы, хәер-догалары безне гомер буе озата бара. Ә сез әниегезгә яратуыгызны еш әйтәсезме? Тиздән иң җылы, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне! Шул уңайдан «Мөслим-информ» «Көннәр якты булсын өчен әни кирәк» исемле иҗади бәйге игълан итә! Әйдәгез, әниләребезгә мәхәббәтебезне сүзләр аша җиткерик! Газиз әниегез турында күңел түреннән чыккан эссе яки мәкалә языгыз. Аның белән бәйле иң кадерле хатирәләрегезне, кызыклы вакыйгаларны, әйтеп бетерә алмаган рәхмәт сүзләрегезне безнең белән уртаклашыгыз! Катнашучыларны нәрсә көтә? Язмаларыгыз «Мөслим-информ»ның социаль челтәрләрендә басылачак. Иң матур, иң тәэсирле язмалар авторларын бүләкләр көтә! Ә иң яхшы иҗат җимешләре «Авыл утлары» газетасының Әниләр көненә багышланган санында дөнья күрәчәк! Язмагыз белән бергә әниегезнең фотосурәтен дә җибәрергә онытмагыз! Язмалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә йомгак 27 ноябрьдә ясалачак. Бәлки, нәкъ менә сезнең язмагыз әниегез өчен иң кадерле бүләк булыр?! Ә хәзер комментарийларда әниегезне бер генә сүз белән сурәтләп карагыз әле! Ул нинди? Назлымы, сабырмы, ягымлымы, әллә дөньядагы иң көчле кешеме? Әниләребез исән-сау булсын! Алар турында матур сүзләр әйтергә ашыгыйк! Бәйге турында тулырак: https://muslumirc.ru/news/konkurs/konnar-iakty-bulsyn-ocen-ani-kirak #МөслимИнформ #ӘниләрКөне #Бәйге #АвылУтлары