Район поликлиникасының профилактика кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова хәбәр итүенчә, бү...
Район поликлиникасының профилактика кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә 6436 кеше диспансерлаштыру узган. Тикшерү үткәннән соң 10 кешедә яман шеш булуы ачыкланган. Йөрәк-кан тамырлары авыруына шикләнеп, 132 кеше кабаттан тикшерүгә чакырылган. “Авыруларны иртә стадиядә ачыклау мөһим. Күп кенә чирләр – йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, хроник чирләр башлангыч чорда симптомнарсыз уза. Диспансерлаштыру планлы күзәтү системасын күз уңында тота. Һәр кеше үз сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде!” – дип кисәтә табиблар. Лилия Шәймиева фотосы. #сәламәтлек