⚡ Мөслимдә булачак энергетикларны әзерлиләр!
⚡ Мөслимдә булачак энергетикларны әзерлиләр! Мөслим урта мәктәбендә икенче энергосыйныф ачылды! Быел энергетика өлкәсенә кызыксыну белдергән тагын 24 тугызынчы сыйныф укучысы махсус белем ала башлый. 🎓 «Сетевая компания» җәмгыяте һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән хезмәттәшлек укучыларга мәктәп елларында ук һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирә. 🔹 Яңа энергосыйныфка укучыларны ничек кабул иттеләр? Аларны нинди мөмкинлекләр көтә? 🎥 Тулырак – Д. Нуретдинов, Л. Шәймиева һәм М. Гарифуллин әзерләгән видеоязмада. #Татмедиа #МөслимИнформ