Үз эшенә җаваплы караган, район тормышында актив катнашкан хезмәткәрләрнең тырышлыгы һә...
Үз эшенә җаваплы караган, район тормышында актив катнашкан хезмәткәрләрнең тырышлыгы һәрвакыт хөрмәткә лаек! Түбән Табын авыл җирлеге секретаре Синара Гыйльманова – район башлыгының Мактау грамотасы, Баланлы авыл җирлеге секретаре Елена Кашифразова һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рәмилә Кашапова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да эшләрендә уңышлар, яңа казанышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез! Котлауларга сез дә кушылыгыз! Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.