КЕЧКЕНӘ КИСӘКЛӘРДӘН – ЗУР СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ: ИҖАТ БЕРЛӘШТЕРӘ!
КЕЧКЕНӘ КИСӘКЛӘРДӘН – ЗУР СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ: ИҖАТ БЕРЛӘШТЕРӘ! Сезнең кечкенә рәсем кисәкләреннән бер зур картина ясап караганыгыз бармы? Баксаң, бу бик мавыктыргыч һәм күңелле шөгыль икән! Мөслим балалр сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге укытучысы Эдита Барсегян үзенең укучылары өчен «Кисәктән – шедеврга: иҗади конструктор» дип исемләнгән үзенчәлекле осталык дәресе үткәрде. Һәр укучыга булачак картинаның бер өлеше бирелде. Балалар, фантазияләрен эшкә җигеп, үзләренә эләккән кисәкләрне төрле төсләргә буяды. Барлык өлешләрне бергә тоташтыргач, күз явын алырлык зур һәм матур картина барлыкка килде! Әлеге осталык дәресенең төп сере – бердәмлектә! Чөнки һәр кечкенә рәсем зур сәнгать әсәренең мөһим бер өлешенә әверелде. Балалар тагын бер кат инанды: һәркем үз сәләтен, тырышлыгын һәм күңел җылысын уртак эшкә салганда, чын шедевр туа! Ә сезгә ничек иҗат итү күбрәк ошый: үзегез генәме, әллә бергәләпме? Фикерләрегезне комментарийларда языгыз! Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #Мөслим #МөслимРайоны #БалаларСәнгатьМәктәбе #Иҗат