«Улыгыз белән горурлана аласыз!»
«Улыгыз белән горурлана аласыз!» Әти-әни өчен баласының уңышларыннан да зуррак сөенеч бармы икән?! Бигрәк тә улыңның хәрби хезмәттә үзен лаеклы яктан күрсәтүе, командирларының хөрмәтен казануы турында хәбәр алу – икеләтә горурлык. Галина һәм Динар Госмановлар гаиләсенә дә шундый куанычлы хәбәр килеп ирешкән. Алар разведканың кече белгечләрен әзерләү уку үзәге командованиесеннән Рәхмәт хаты алган. Хатта уллары Илвир Госмановның хәрби хезмәттәге уңышлары югары бәяләнә. Егет үзен җаваплы, тәртипле, тырыш һәм намуслы хәрби хезмәткәр итеп таныткан. Хәрби әзерлек буенча яхшы һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, хезмәттәшләренә үрнәк булган. Командирлары Илвирның һәрвакыт ярдәмгә әзер торуын, хәрби коллективта абруй казануын, үз вазифаларын намус белән башкаруын аерым билгеләп үтә. «Үзенең намуслы хезмәте белән Илвир Госманов ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итә, подразделениесенең сугышчан әзерлеген ныгытуга өлеш кертә. Сез улыгыз белән горурлана аласыз!» – диелә Рәхмәт хатында. Әлеге сүзләр артында – әти-әнинең еллар дәвамында биргән тәрбиясе, улына сеңдергән тормыш кыйммәтләре, туган җиргә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе. Балаң турында читләрдән җылы сүз ишетү – үзе бер бәхет. Ә ул сүзләр хәрби командирлардан килсә, горурлык хисе тагын да арта. Илвирның әти-әнисенә юлланган Рәхмәт хаты – гади генә рәсми документ түгел. Ул – лаеклы тәрбиягә бирелгән югары бәя, әти-әни күңеленә җылылык өстәүче кадерле истәлек. Илвирга алдагы хезмәтендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, исән-имин туган йортына әйләнеп кайтуын телибез! Ата-ана өчен иң зур бүләк – баласының кеше булып үсүе. Ә иң зур горурлык – аның турында «Сез шундый ул тәрбияләгәнсез!» дигән сүзләрне ишетү. Фото – Динар Госмановның шәхси архивыннан.