Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактика чарасы башланды!
Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактика чарасы башланды! Көзге каникуллар – балалар өчен ял һәм күңел ачу вакыты. Әмма бу чорда юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк! Саннар уйланырга мәҗбүр итә! 2026 елның 9 аенда Татарстанда балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 14 баланың гомере өзелгән, 381 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән профилактика чаралары узачак. Бу көннәрдә: Юлларда профилактик рейдлар оештырылачак; Мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге буенча дәресләр үткәреләчәк; Балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм җәяүлеләр кичүләре янында аеруча игътибарлы булыгыз, тизлекне киметегез! Әти-әниләр! Балаларыгызга юл йөрү кагыйдәләрен кабат искәртегез, мәктәпкә һәм башка урыннарга баруның куркынычсыз маршрутларын бергәләп өйрәнегез. Онытмагыз: балалар иминлеге – һәркайсыбызның уртак җаваплылыгы! Ә сез балагыз белән юл йөрү кагыйдәләрен еш кабатлыйсызмы? Фото – ясалма фәһем. #КөзгеКаникуллар #Иминлек #СакБулыйк #Мөслим #БалаларИминлеге