«Алгарыш-2026» грантында җиңү!
«Алгарыш-2026» грантында җиңү! Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Флюр кызы Гәрәева ТР Хөкүмәтенең дәрәҗәле «Алгарыш-2026» гранты җиңүчесе булды! «Алгарыш» гранты – педагогларның һөнәри үсеше өчен зур мөмкинлек. Программа укытучыларга чит илләрнең алдынгы белем бирү үзәкләрендә белемнәрен камилләштерү һәм стажировка узу мөмкинлеге бирә. Аның төп максаты – Татарстан мәктәпләрендә заманча укыту алымнарын һәм инновацион технологияләрне гамәлгә кертү. Бәйгедә җиңүе нәтиҗәсендә Алсу Гәрәева Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендәге ES World халыкара үзәгендә квалификация күтәрү курслары узды. Ул инглиз телен укытуның алдынгы методикаларын, шул исәптән CLIL (Content and Language Integrated Learning) алымын үзләштерде. Әлеге методика уку фәннәрен чит тел аша өйрәнүгә нигезләнә. Халыкара тәҗрибә һәм яңа белемнәр Мөслим лицее укучылары өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Заманча укыту алымнарын дәресләрдә куллану инглиз телен өйрәнүне тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк һәм мавыктыргычрак итәчәк. Алсу Флюр кызын зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Балаларга сыйфатлы белем бирү өчен даими эзләнүдә булган, һөнәри осталыгын камилләштергән һәм халыкара дәрәҗәдә тәҗрибә туплаган шундый максатчан, талантлы укытучыларыбыз белән горурланабыз! Фотолар – район мәгариф идарәсеннән. #Мөслим_мәгарифе