📌Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Мин укытучы итеп җибәрелдем".
📌Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Мин укытучы итеп җибәрелдем". ✍️Башка бер хәдистә: “Арагыздан иң яхшысы – белем алып, аны башкаларга тараткан кеше”,- дигән. 👨🏫Мөгаллимлек итү дәрәҗәсе ислам динендә шул кадәр зур! 📐Укытучы - кешелекнең гасырлар буе туплаган белемен безгә җиткерүче кеше. Зур ихтыяр көче, сабырлык сорый торган мөгаллимлек сәләте һәр кешегә дә бирелми. ✏️Гыйлем җиткерү җәмгыять һәм Аллаһы Тәгалә алдында зур җаваплылык та. 📕Җәмгыятьнең киләчәге хәзерге укытучылар хезмәтеннән күзаллана. Шуңа күрә укытучыларның абруе һәрвакыт югары. 📚Хөрмәтле укытучылар! Аллаһы Тәгалә гыйлем ияләре буларак сезнең дәрәҗәгезне югары күтәрә. Белемнәрегезне ихлас күңелдән яшь буынга җиткереп, аларның игелеген, хезмәтегезнең әҗер-савабын күрергә язсын! 🤲🏻 ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler