🤲 #Җомга кичәсе мөбарәк булсын!
🤲 #Җомга кичәсе мөбарәк булсын! Йә Раббым,ошбу Җомга кичләрендә күңелләребезгә тынычлык, җаннарыбызга иминлек һәм йөрәкләребезгә сабырлык бир. Кайгыларыбызны — шатлыкка, авырлыкларыбызны — җиңеллеккә, борчуларыбызны — рәхәткә алыштыр. Күңелләребездәге изге теләкләребезне хәерлесе белән кабул кыл, өметләребезне акла, догаларыбызны җавапсыз калдырма. Һәрбер кайгыдан соң — сөенеч, һәрбер авырлыктан соң — җиңеллек, һәрбер ябык ишек урынына — хәерле бер ишек ач. Күптән көткән хәерле хәбәрләрең белән сөендер, көтмәгән җирләрдән рәхмәтеңне һәм нигъмәтләреңне ирештер. Йә Аллаһ, без киләчәгебезнең серләрен белмибез, әмма аны Сиңа тапшырабыз. Син — иң хәерле Идарәче, иң ышанычлы Саклаучы. Без белмәгәнне Син беләсең, без күрә алмаганны Син күрәсен. Шуңа күрә киләчәгебезне без уйлаганнан да хәерлерәк, алдагы көннәребезне үткәннәребездән дә матуррак кыл. Ризыкларыбызга бәрәкәт, йортларыбызга иминлек, күңелләребезгә нур, гаиләләребезгә татулык һәм йөрәкләребезгә иман ныклыгы бир. Безне Үзеңнең рәхмәтеңнән, ярдәмеңнән һәм саклавыңнан аерма. Һәр адымыбызны хәерле ит, һәр юлыбызны уң ит, һәр теләгебезнең хәерлесен насыйп кыл. Я Раббым, без көткәннән дә хәерлерәген, сораганнан да файдалырагын, уйлаганнан да матуррагын насыйп ит. Безгә дә, якыннарыбызга да дөньяда һәм ахирәттә хәер-сәгадәт бир. Әмин, йә Раббәл-галәмин! 🤲 ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler