🚙Руль артына утырганда, ✅"БИСМИЛЛӘҺ..." әйтелә һәм шушы дога укыла:
🚙Руль артына утырганда, ✅"БИСМИЛЛӘҺ..." әйтелә һәм шушы дога укыла: "Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн". Мәгънәсе: Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде. Һичшиксез, без – Раббыбызга кайтучыларбыз!» ✅Болай дога кылсак та була: "Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, машинамны, юлчыларны бәла-казалардан һәм бөтен куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама. Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда гаиләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!" ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler