⁉️Кем ул банкрот?
⁉️Кем ул банкрот? Бервакыт Аллаһының Илчесе ﷺ сәхабәләрдән: “Сез банкротның кем икәнен беләсезме?” – дип сораган. Алар: “Безнең арада банкрот дип акчасы һәм малы булмаган кешене атыйлар”, – дип җавап биргәннәр. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Дөреслектә, минем өммәтемнең әһелләреннән банкрот – Кыямәт көнендә үзе белән намазын, уразаларын һәм зәкәтен алып килүче, ләкин шул ук вакытта аның моны рәнҗетүе, моңа яла ягуы, моның малын үзләштерүе, моның канын түгүе, моңа сугуы ачыклана, һәм шунда аның изге гамәлләреннән нәрсәдер – бу кешегә, ә нәрсәдер монысына бирелә. Әгәр бөтенесе белән дә хисаплашып бетергәнчегә кадәр аның изге гамәлләре бетсә, ул вакытта рәнҗетелгәннең гөнаһларыннан нәрсәнедер алып аңа йөклиләр, ә аннан соң аны Җәһәннәмгә ташлыйлар!” Бу хәдис тормышыбызга кешеләр белән мөнәсәбәт кылуны анализларга куша. Зыян салган булсак, бу дөньяда ук гафу сорап, бүләкләр биреп араны төзәтеп, өстебездә булган хакларны үтәп калырга тырышыйк. ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler