Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы...
Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кичәдә мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, хезмәт алдынгыларына һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырдылар. Узган уку елында Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2026“ муниципаль этабында "Иң яхшы башлангыч сыйныфлар укытучысы" номинациясендә 3урын яулаган укытучыбыз Шәйгарданова Зилә Әхмәтсәхип кызы, " Ел тәрбиячесе" бәйгесендә лауреат Ганиева Зенфира Рәис кызын һәм "Иң яхшы педагог-оештыручы " бәйгесең муниципаль этабында шулай ук 3урын яулаган Гаянова Йолдыз Заһидуллла кызын әлеге бәйрәмдә бүләкләделәр. Педагогларыбызны уңышлары белән котлыйбыз 🌺 Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез