Бүген «Батыр» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган ярыш узды. Безнең мәктәптән ...
Бүген «Батыр» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган ярыш узды. Безнең мәктәптән Валиуллиннар гаиләсе (әти һәм улы) бу ярышта уңышлы катнашты. Алар 10 төр ярышның «футбол тубы кертү» төрендә 3 нче урынны яуладылар. Гаиләне ярышка әзерләүгә ярдәм иткән физкультура укытучысы Марданов Марат абыйга зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Яшь спортчыны һәм аның әтисен ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә яңа җиңүләр, нык сәламәтлек телибез! ⚽💪