🍓 Кура җиләге белән тертый пирог 🍓 — 16 июня 2026 г. в 06:54:01.230
🍓 Кура җиләге белән тертый пирог 🍓 КИРӘК: 🍓Он – 400 г 🍓Йомырка – 1 штук 🍓Сөтөсте – 2 аш калагы 🍓Шикәр комы – 200 г 🍓Маргарин яки ак май – 1 пачка (180 г) 🍓Разрыхлитель - 5 г яки чәй содасы -0,5 чәй калагы 🍓Ванилин -0,5 чәй калагы 🍓Малина яки башка төрле җиләк + эчлеккә тәменчә шикәр комы ӘЗЕРЛИБЕЗ: 🩶Онга ванилин һәм разрыхлитель салып болгатабыз. 🩶Маргаринны он өстенә угычтан уабыз. 🩶Йомырка, шикәр комы, сөтөстен бергә туглыйбыз. Он белән май кушылган массага агызабыз һәм камыр басабыз. 🩶Әзер камырны икегә бүлеп (берсе зуррак, берсе кечкенәрәк), 40 минутка морозилкага куябыз. 🩶Вакыт узгач, алып зуррак камырны табага җәябез. Өстенә кура җиләге белән шикәр комы салабыз. Аннан соң кечкенә кисәкле камырны угычтан уабыз. 🩶Әзер пирогны 40-45 минутка 180 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Бик тәмле пирог, камыры авызда эри👍 Чәйләрегез тәмле булсын☕️ Саклап куегыз🩶 Ясалышы ~ видеода📸 Рецепт ошап китсә🤍

