Сорап язучылар өчен кабатлап куеп үтәм⬇️ — 16 июня 2026 г. в 06:40:49.044
Сорап язучылар өчен кабатлап куеп үтәм⬇️ КАРЛЫГАН вареньесы КИРӘК: 🍇6 стакан су 🍇Шикәр комы ~ 10 стакан + 15 стакан 🍇Карлыган ~ 15 стакан ӘЗЕРЛИБЕЗ: ✔️6 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып кайнатырга куябыз ✔️Сироп кайнап чыккач, 20 минут кайнатабыз ✔️Шуңа юылган 15 стакан карлыганны салабыз, кайнап чыккач 5 минут кайнатабыз да, газны сүндереп 15 стакан песокны салып песогы эреп беткәнче болгатабыз ✔️Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә 1 аш калагы шикәр комы салып, тимер капкач белән ябабыз. Мәрьям Миңнегулова рецепты📝 Бик тәмле варенье әзер🍇 Саклап куегыз📌 Бер 5️⃣литрлы чиләктән 22 стакан карлыган чыкты

