Перейти к содержимому
Максиметер

Крыжовник белән кура җиләгеннән желе🍓

Крыжовник белән кура җиләгеннән желе🍓 Мармелад дияргә дә мөмкин, чөнки куе була👍 КИРӘК: 💙Крыжовник пюресы – 1,5 литр 💙Кура җиләге пюресы – 0,5 литр 💙Шикәр комы – 1 кг 💙Су – 0,5 стакан ӘЗЕРЛИБЕЗ: 💙Крыжовник белән кура җиләген чистартабыз, яхшылап юабыз, корытабыз. 💙Тирән эмаль кәстрүлгә бушатабыз, 0,5 стакан су өстибез һәм әкрен утта җиләкләр йомшарганчы пешерәбез. 💙Пешкән кура җиләге белән крыжовникны башта дуршлаг, аннары иләк (сито) аша үткәрәбез. 💙Ике җиләкнең пюресын бергә кушабыз. Кайнап чыккан массаны әкрен утта 5-6 минут пешереп алабыз. 💙Аннан соң әлеге массага шикәр комы кушып яхшылап болгатабыз һәм болгатуны дәвам итеп куерганчы пешерәбез. 30 минутлап вакыт үтәр (куелыгына карыйсыз). 💙Әзер желе (мармеладны) стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз. ИСКӘРТМӘ: Җиләкләрне бераз арттырып салыгыз,🍓чөнки дуршлаг аша үткәргәч, күләме кими. Кышка чәй тәме әзер💙 Тәмле булсын😋 Саклап куярга һәм дусларыгызга җибәрергә онытмагыз📌 Рецепт ошады исә❤️

1 612 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

13 595 подписчиков · Медиа

Ещё по теме «Медиа»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.