Перейти к содержимому
Максиметер

Бәйрәм табынына

Бәйрәм табынына КИШЕР РУЛЕТы🥕 Камыр өчен⤵️ Кишер ~ 400 г Йомырка агы ~ 66 г Ак май ~ 40 г Эчлек өчен⤵️ Творожный сыр ~ 300 г (сыр булмаса, брикетлы йомшак творог та ярый) Сливки ~ 30 мл Сөтөсте (сметана) ~ 2 аш калагы Сарымсак 1 теш Яшел тәмләткечләр (укроп булса, бик яхшы) ✅Барысын бергә кушып болгатабыз, кишерле камырга сылау өчен соус ~крем әзер! Краб таякчыклары ~ 8 штук Свежий кыяр ~ 1 штук ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️ 🌀Кишерне вак кыргыч аша үткәреп, ак майда җиңелчә кыздырып алабыз. 🌀Йомырка агын бер чеметем тоз салып яхшылап күпертәбез, суынган кишер белән бергә әкрен генә болгатабыз 🌀Дүрт почмаклы формага силиконлы пищевая бумага җәябез һәм әзер кишерле камырны шунда бушатып, лопатка белән тигезлибез 🌀180 градуска кадәр җылытылган духовкага 15-20 минутка куябыз 🌀Камыр пешеп чыккач, аны яңа пищевая бумагага каплыйбыз, суытабыз 🌀Суынган камырга соус сылыйбыз, рәтләрне кабатлап озынчалап туралган кыяр, краб таякчыклары салабыз, бер башын 3-4 см тирәсе эчлексез калдырабыз 🌀Пищевая бумага ярдәмендә рулет итеп төрәбез, урап, пленкага төреп 3-4 сәгатькә суыткычка куябыз 🌀Табынга түгәрәкләп кисеп, тәлинкәгә тезеп бирәбез Сез дә ясап карагыз әле, дуслар💞 Бик тәмле 🔥 Саклап куегыз📌Рецепт ошаса, ❤️куярга онытмагыз!

3 277 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

13 595 подписчиков · Медиа и блоги

Ещё по теме «Медиа и блоги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.