Сәлам, дускайларым!👋
Сәлам, дускайларым!👋 Бүген поварлар көне икән!🥗🍕🥘 Ризык әзерләү бик җиңел эш түгел, күп сабырлык, осталык сорый торган эш. Һәр ризыкка күңел җылыңны салсаң гына ризыгың тәмле була. Хөрмәтле пешекче хезмәтен башкаручы язылучыларым! Күңел җылыгыз һәрчак мул, суыткычларыгыз ризык белән тулы булсын, табаларыгыз чыжлап торсын, ризыкларыгыз мактаулы булсын!🌷 Үзегезгә сәламәтлек, хәерле матур гомер, гаилә бәхете, балалар куанычы телибез!🌷 P.S.Студент елларыннан эксклюзив фото урнаштырдым. Курсташларыма кайнар сәлам❤️