Кабактан ВАФЛИ
Кабактан ВАФЛИ Кирәк: 🍡йомырка ~2 штук 🍡шикәр комы ~ 150 г 🍡сөт ~ 80 г 🍡көнбагыш мае ~ 60 г 🍡он ~ 230 г 🍡кабак пюресы ~ 150 г 🍡разрыхлитель ~ 10 г Бер чеметем корица кушарга мөмкин (әгәр яратсагыз) Әзерлибез: Кабактан пюре ясыйбыз: кабакны шакмаклап турыйбыз, шуңа 3 аш калагы су салып пешерәбез, аннан соң пюре итеп изәбез. Йомырка белән шикәр комын бергә күпертәбез. Шуңа җылы сөт, көнбагыш мае һәм кабак пюресы кушабыз, болгатабыз. Он белән көпшәкләндергечне (разрыхлитель) камырга илибез, болгатабыз, вафельницада пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын☕️ Саклап куегыз📌 Рецепт ошаса💚