Хәерле иртә! Хәерле көн телим!🌸🌸🌸
Хәерле иртә! Хәерле көн телим!🌸🌸🌸 Барыгызга дуслар, туганнар! Көннәрегез шатлык белән үтсен! Сызламасын аяк-буыннар! Җан-тәнегез сау-сәламәт булсын! Күңелегездә Кояш балкысын! Бәхетләрнең һәр көн алып килсен Сезнең өчен иң-иң олысын! Тормышыгыз һәрчак гөрләп торсын! Берүк кенә пыскып ятмасын! Йортыгызда сезнең шаян сүздән Көлү тавышлары яңгырасын! Күңел кошыгыз якыннарыгызга Сөю җырын гына көйләсен Йөрәк телегез барлык кешеләргә Җылы сүзләр генә сөйләсен! Тормыш авыр диеп зарланмагыз Корычтай нык булсын рухыгыз! Язмыш җиле ектым дигәндә Сез үч итеп торып басыгыз! Кулыгызда булган бәхетне Зинһар өчен, күрә белегез! Җаныгызга җылы җитми икән Хыяллардан аны үрегез! Кеше бәхетенә генә үрелмәгез! Көнләшмәгез! Гайбәт чәчмәгез! Матур итеп, сагынырлык итеп Яшик әле, яшик, әйдәгез! Рүзилә Гатауллина📝