☀️Көзге иртәләр белән, дусларым!
☀️Көзге иртәләр белән, дусларым! Бүгенге иртәне шушы шигырь белән башлап җибәрик әле. Сүзләре бигрәк матур🥰 Көзнең язы әле – көязләнеп 🍂 Йомарланган чагы чәчәккә. Хуш исләрен сирпеп атачак ул, Алтын төсен биреп бизәккә. Табигатьтә гүя көзге роман – Җайлап ачып куйган битләрен. Көзләремдә яз сулышын тоеп, Ирексездән яна битләрем. Көзнең язын ташлап, тик, нигәдер, Ачы көзгә килми китәсем. Чәчәк тулы назлы көннәр белән Ак кышларга килә үтәсем. Люция Әблиева📝 Саулыкка туеп, 🤲булганына шөкер итеп, язмышка зарланмый яшәүләр насыйп булсын һәммәбезгә дә!🙏 P.S. Видеода таптыгызмы мине❔🫶