🍂Ягымлы иртәләр телибез!
🍂Ягымлы иртәләр телибез! Һәркөн саен көн дә, төн дә берүк, Кабатлана кичләр, иртәләр... Гомер дигән язмыш җыелмасы Сизелмичә шулай үтәләр... Иртә җитсә - кайчан кич җитәр дип, Кичкә керсәк - төнне көтәбез...🙏 Без үзебез ашыга-ашыга шулай Гомер йомгакларын сүтәбез... Әле генә менә башлыйбыз да, Шул арада үргә җитәбез... Килә бер көн, сәгатебез суккач, Ташлап, дөньялардан китәбез... Юк ашыкмыйк! Килсен үз көенә Көне... Төне... Аннан иртәсе...🙏 Туар таңнар атсын барыбызга, Бүләк итеп бәхет көлтәсе... Ләйлә Кадырова📝 P.S. Җиле салкын бүген, җылы киенегез💨🍂