🥀🕯️ 1941 нче елның 22 июне - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан... — 22 июня 2026 г. в 09:38:37.397
🥀🕯️ 1941 нче елның 22 июне - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. ⭐️ Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара. ⭐️ 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. 🥀🕯️Ел саен илебездә Бөтенроссия “Хәтер шәме” акциясе үткәрелә. 22 июнь көнне район җитәкчеләре, оешма-предприятие хезмәткәрләре, юнармиячеләр, балалар ил азатлыгы өчен канкойгыч сугышта гомерләрен кызганмаган якташларыбыз истәлегенә Мәңгелек ут алдында шәмнәр кабызды, һәйкәлләргә чәчәкләр куйды.

