🌾 Районыбызда «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Белоруссия...
🌾 Районыбызда «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Белоруссия аграр бизнес вәкилләре булды. 🌾 Делегация составында «Березовск машина-технология станциясе” директоры Руслан Степаненко, “Альгимед техно”, “ТакФест” компанияләре хуҗалары Владислав Лютынский, Сергей Петрукович һәм Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге җитәкчесе Илһам Кашапов бар иде. 🌾 Районыбызның аграр тармагы белән кызыксынучыларны башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатып йөрде.