🌿☀️Яңа Мичән авылында туганнар очрашуы узды — 14 июля 2026 г. в 13:00:01.962
🌿☀️Яңа Мичән авылында туганнар очрашуы узды ...Очрашуның тәүге иртәсендә без, барчабыз бергәләп, авыл зиратына юл тоттык. Әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз яткан каберлектә, туганнар рухына дога кылдык. Бу изге гамәл безнең очрашуга тирән мәгънә бирде: үткәннәрне хөрмәт итәбез, аларның якты истәлеген күңелебездә саклыйбыз. Безнең очрашу – гаиләнең барлык буыннарын бергә җыйган изге мизгел иде. Көннең матурлыгыннан файдаланып, без туган нигез урамына зур өстәл җәйдек. Авылның саф һавасында, яшел үлән өстендә оештырылган бу сый-хөрмәт өстәле туганнарны тагын да якынайтты, бердәм итте. Сагынып көткән туганнарның ачык йөзләре, берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән тулган авыл өстәле кабатланмас милли мохит тудырды. Кичәбезнең иң күңелле һәм тантаналы өлеше — милли гармун авазының яңгыравы иде. Бер-беребезне тыңлап, үткәннәрне искә алып утырганнан соң, гармун телләренә басып, бергәләп татар халык җырларын җырладык. Дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/rayon/iana-mican-avylynda-sagynysyp-kaitkan-tugannar-ocrasuy-uzdy

