❤️ Бүгенге көннең иң “мимимишный” видеосы!😍 — 29 июля 2026 г. в 15:01:01.560
❤️ Бүгенге көннең иң “мимимишный” видеосы!😍 Байлар Сабасының “Балачак” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр тәрбияче апаларын туй көне белән котларга килгәннәр🥰 Ак роза чәчкәләре тотып, туй залына курка-курка гына атлап кергән сабыйларны күргәч, кунакларның күзләре яшьләнде. Балалар тәрбияче апаларына чәчәк бәйләмен сузгач, кәләш күз яшьләрен тыя алмады. Моннан да эчкерсез һәм кадерлерәк бүләк була ала микән?! 🥰😍 Үз чиратыбызда без дә райондашларыбыз Алинә һәм Әмир Зәйниевларны туй көннәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә хәерле озын гомерләр, нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә, бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәвегезне телибез!

