🏆🏓 Саба районында Республика Рәисе Кубогына ветераннар арасында спорт уеннары старт алды — 28 августа 2026 г. в 09:43:13.085
🏆🏓 Саба районында Республика Рәисе Кубогына ветераннар арасында спорт уеннары старт алды Ярышларга республикабызның 29 муниципаль районыннан 90га якын спортчы килде. Уеннар башланып киткәнче, ир-егетләр башка районнардан килүче ветераннар белән аралаштылар, кемдер катнашучылар арасында танышларын эзләде. Сөйләшер сүзләре күп. Әмма сүзсез генә аңышкан мизгелләр күбрәк тә булгандыр. Күңелдәге яраларны кузгатасы килмәүдән түгел бу. Монда килүчеләрнең һәркайсының үз язмышы. Беренче мәлдә протез кигән яки инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче яшь егетләрне күргәч үзең дә югалып каласың. Үлем белән күзгә-күз очрашып та яшәү көчен югалтмаган бу батыр егетләрне кызганудан түгел, сокланудан күңелләр нечкәрә... Турнирның тантаналы өлешендә чарада катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының республика филиалы җитәкчесе урынбасары Адилә Шәяхмәдова сәламләде. ✍️ ИЛМИРА ГАЛИМУЛЛИНА. Тулырак + фотолар САЙТЫБЫЗДА: https://saby-rt.ru/news/sport-ya%D2%A3alyiklaryi/kocle-ruxlylar-sportta-berlaste

