ТР Дәүләт Юрбюросының баш белгече Рәшит Ахунов Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләргә ква... — 5 августа 2026 г. в 07:03:00.534
ТР Дәүләт Юрбюросының баш белгече Рәшит Ахунов Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләргә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтте. Кабул итү барышында баш белгеч халыкны борчыган социаль яклау системасына һәм җир мөнәсәбәтләренә кагылган сорауларга җавап бирде. «Без республика гражданнарына консультацияләр бирү һәм хокукый характердагы документлар эшләү буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтәбез», — дип билгеләде Рәшит Ахунов. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев катнашты.

